news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда интернет-трафикны иң күп куллана торган авылларны барлаганнар

Югары Ослан районындагы Введенский Бистәсе онлайнда иң актив авыл булып табылган.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). МегаФон республиканың интернетны иң күп куллана торган торак пунктлар рейтингын төзегән. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Югары Ослан районындагы Введенский Бистәсе онлайнда иң актив авыл булып табылган.

Исемлек халык саны 10 мең кешегә кадәр булган кечкенә авыл җирлекләрендә бер кешегә уртача айлык интернет-трафик күләме буенча тупланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Иннополис шәһәре урнашкан Введенский Бистәсе Мегафонның онлайн-актив авыллар исемлеге башында тора. Анда операторның бер клиенына аена 67 ГБ тан артык трафик туры килгән. Икенче урында — 36 ГБ чамасы трафик кулланып, Әлмәт белән янәшә урнашкан Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы, беренче өчлекне Олы Кабан авылы йомгаклый, анда абонент аена 35 ГБ йөкли. 

Шәһәрлеләр уртача алганда, интернет-трафиктан азрак файдалана — аена 20-25 ГБ. Шәһәрләр рейтингында Казан Иннополис һәм Әгерҗедән соң өченче урынга чыкты.

Бер ел эчендә татарстанлының смартфонында уртача айлык трафигы 38 процентка арткан. Оператор үзенчәлекле динамиканы Мөслим (87%), Кайбыч (81%) һәм Яңа Чишмә (79%) районнарында теркәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100