news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иномарка Башкортстан фурасы белән бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Сарман районында килеп чыккан.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда Башкортстаннан килгән зур йөк машинасы белән бәрелешеп, “Тойота” машинасы нык зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Сарман - Азнакай юлында килеп чыккан. Шаһитлар 112 экстрен хезмәте номерына хәбәр иткән. Урынга 32нче янгын-сүндерү часте коткаручылары килгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Аларның берсе фураның 44 яшьлек йөртүчесе.

Бәрелгәннән соң, җиңел машинаның пассажир ягы нык зыян күргән. Башкортстан йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100