Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “Инновацияләр, мәгълүмат, технологияләр” проект мәйданчыгы эшли башлады
14 ноябрьдә Казанда проект мәйданчыгының стратегик сессиясе уздырыла
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2030 елга кадәрге чорга ТР Социаль-икътисади үсеш стратегиясенә әзерлек кысаларында оештырылган “Инновацияләр, мәгълүмат, технологияләр” проект мәйданчыгын ачты.
“IT – динамик үсештәге, өстәмә кыйммәтләр һәм хезмәт җитештерүчәнлеге буенча югары күрсәткечле тармак, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов. Татарстанда IT–тармагының кешелек капиталы һәм инфраструктура үсеше кебек төп юнәлешләрдә үсешен күрәбез”.
Россия IT-тармагының потенциалы зур – Россия IT-белгечләре халыкара IT-компанияләрдә әйдәп баручы вазыйфаларны били, рус теле – интернетта популярлык буенча икенче.
Бүген IT өлкәсендә лидер төбәкләрнең берсе, һичшиксез, – Татарстан. Шулай итеп, республиканың тулаем төбәк продуктында мәгълүмат-коммуникацияләр өлеше 3,15 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Россия Федерациясе төбәкләрендә бу күрсәткеч 1 процент чамасы, дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм роботехниканы үстерү кебек перспективалы юнәлешләргә ярдәм итәргә планлаштыра.
“Бүген теләсә кайсы дәүләт мәгълүмат-коммуникацияләр өчен Россиядән күбрәк сарыф итә, - дип билгеләп үтте министр һәм тармак үсешен тоткарлаучы факторларны белдерде. – Бу өлкәгә мөмкин кадәр күбрәк инвестицияләр җәлеп итү зарур, шул исәптән дәүләттән дә”.
Проект мәйданчыгында “Иннополис”, “Смарт Сити”, “Иннополис университеты”, КФУ каршындагы Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбендә, ИТ-парк һ.б. вәкилләре дә катнашты.
Проектның модераторы буларак идарә рәисе - AV Group идарәче партнеры Алексей Крыловский чыгыш ясады.
14 ноябрьдә Казанда проект мәйданчыгының стратегик сессиясе уза, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Фотосурәт mic.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз