news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Иннополис” объектында эшчеләр үлеме буенча башлангыч тикшерү уздырыла

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Кичә, 7 нче май көнне көндез, Татарстанның Югары Ослан районы Введенская Слобода авылында төзелеп килә торган “Иннополис” объектында 1961 һәм 1991 нче елгы эшчеләр һәлак була. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атлар суүткәргеч салу өчен тирәнлеге 6 метрга якын траншея казый. Берара чокырның кырыйлары ишелә, һәм эшчеләр аның астында кала. Нәтиҗәдә, эшчеләрнең икесе дә вафат була.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә хәл ителә, дип белдерә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot