news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Ингушетия Республикасы көннәре уздырыла

Проект республика халкын Ингушетия гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте һәм сәнгати мирасы белән таныштыру максатыннан гамәлгә ашырыла

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 9-10 октябрьдә Татарстанда Ингушетия Республикасы көннәре уза. Бу проект республика халкын Ингушетия гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте һәм сәнгати мирасы белән таныштыру максатыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге проект ике як өчен дә файдалы булыр, мөнәсәбәтләр тагын да ныгыр, ике республика халкы арасында иҗади җепләрне бәйләргә ярдәм итәр, дип ышандыра оештыручылар. 

Проект кысаларында иртәгә ТР Халыклар дуслыгы йортында Ингушетия Республикасының рәсми делегатлары белән утырыш уздыру каралган.

10 октябрьдә ТР Милли китапханәсендә ике республика вәкилләре катнашында иҗади лаборатория уздыру ниятләнә. Анда «Ингушетия: тарих һәм хәзерге заман» китаплар күргәзмәсен тәкъдим итү чарасы, «Әдәби Ингушетия» әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журналының баш мөхәррире Л. Тамасов белән очрашу була.
Шулай ук, ТР Милли китапханәсенә Ингушетия Республикасы авторлары китапларын тапшыру да планлаштырыла. Очрашу барышында ТР Милли китапханәсе белән Ингушетия Милли китапханәсе арасында килешү төзү күздә тотыла.

Кичке 4 тә ике республиканың Мәдәният министрлыклары очрашуы планлаштырыла.

Кичке 5 тә исә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында «Ингушетиянең туристлык куәте» экспозициясен тәкъдим итү чарасы, мастер-класслар, ярминкәләр оештырыла.

Кичке 6 да театр залында «Ингушетия мәдәнияте» документаль фильмы тамашачыларга тәкъдим ителә, Ингушетия сәнгать әһелләре катнашында концерт күрсәтелә, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100