news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инфляция сентябрь аенда 14 процентка кадәр акрынайган

Татарстанда бу елның сентябрендә еллык инфляция 14 процентка кадәр акрынайды, августта ул 14,7 процент булган. Россия банкының Татарстан Республикасы Милли банкы бүлеге мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Бер ай эчендә азык-төлек инфляциясе августтагы 18,1 проценттан сентябрьдә 16,5 процентка кадәр кимеде. Бу вакыт эчендә ит һәм сөт продукциясенә бәяләр 2 процентка, макарон эшләнмәләренә һәм ярмаларга 5 процентка артты. Шул ук вакытта балык продукциясенә бәяләр бер ай эчендә 0,3 процентка үскән.

Азык-төлек булмаган әйберләргә инфляция августтагы 14,2 проценттан соң сентябрьдә 14 процентка кадәр кимеде. Төзелеш материалларына бәя төшү дәвам итте. Июль аенда дүрт ел эчендә беренче тапкыр аларның хаклары кимү теркәлде, август аенда алар тагын да арзанайды. Сентябрь аенда төзелеш материаллары алдагы ел белән чагыштырганда 4 процентка арзангарак сатыла башлаган.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә инфляция августтагы 11,3 проценттан соң 10,8 процентка кадәр кимеде. Элемтә хезмәтләренә бәяләр арту аеруча акрынайган – августтагы 16,8 проценттан соң 14 процентка кадәр, шулай ук мәгариф өлкәсендә дә бәя төшү күзәтелә. Шул ук вакытта чит ил туризмы һәм шифаханә-сәламәтләндерү хезмәтләре кыйммәтләнүен дәвам итә.

Быел инфляция иң югары күрсәткечкә апрельдә күтәрелгән, ул вакытта бу күрсәткеч елына 18,6 процент теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100