Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда инфляция бер елда 11,1 процентка кадәр тизәйде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2025 елның март ае нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда еллык инфляция 11,10 процент дәрәҗәсенә җиткән. Шул рәвешле, ул февральдәге 10,65 процент күрсәткеч белән чагыштырганда янәдән тизәйгән. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Шул ук вакытта республикада куллану бәяләре февраль белән чагыштырганда 0,58 процентка, ә узган ел азагы белән чагыштырганда 3,15 процентка арткан.
Товарларга бәяләр еллык күрсәткечтә 10,01 процентка, айлык күрсәткечтә 0,32 процентка арткан. Хезмәтләр бер елда 14,00 процентка, ә бер айда 1,25 процентка кыйммәтләнгән.
Азык-төлек продуктларына (җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясеннән тыш) бәяләр бер елда 14,40 процентка, ә бер айда 1,29 процентка арткан. Җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе узган ел белән чагыштырганда 16,86 процентка кыйммәтләнгән, ләкин узган ай белән чагыштырганда 2,50 процентка арзанайган.
Шул ук вакытта азык-төлек булмаган товарларга бәяләр бер елда 5,67 процентка арткан, ә бер айда 0,13 процентка кимегән.
Куллану бәяләренең база индексы 2024 елның мартыннан 11,36 процентка, ә 2025 елның февраленнән 0,86 процентка үзгәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз