Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда инфаркт һәм инсультлардан үлем кимегән
Татарстанда кан әйләнеше органнары авыруларыннан - инфаркт һәм инсультлардан үлемне, 2021 ел белән чагыштырганда, 5 процентка киметүгә ирешелгән.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу авырулар халыкның үлем сәбәпләре арасында беренче урында булуын искәртте.
«Сәламәтлек» илкүләм проектында да йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш программасы өстенлеклесе санала. Министр быел кан тамырлары авыруларын дәвалауның җиде үзәге җиһазланганын әйтте. Бу Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама үзәкләре, Казанның 18, 12 нче хастаханәләре, Сугыш ветераннары госпитале.
«381 медицина җиһазы файдалануга тапшырылды. Бу безгә кискен коронар синдромда рентген-эндоваскуляр операцияләр, стентлаштыру, ангиопластика кебек операцияләр күләмен арттырырга мөмкинлек бирә», - дип белдерде Марат Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз