news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, 17 яшьлек пассажир кыз - хастаханәдә

Кичә Биектау районында 20 яшьлек кыз идарәсендәге Audi юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, йөртүче тизлеген арттырган, шул сәбәпле, юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

Чит ил машинасының 17 яшьлек пассажирын Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Машина йөртүче кыз руль артына 4 ай элек кенә утырган. Бу вакытта аны юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 37 тапкыр җаваплылыкка тартканнар. Шуның 32 тапкырында тизлекне арттырган өчен, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot