Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җиңел машина велосипедта барган яшүсмерне бәрдереп үтергән
Кичә Татарстанның Минзәлә районы Степановка авылы янында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды. Кичке җиденчедә «Лада» автомобиле йөртүчесе велосипедта барган 14 яшьлек малайны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән яшүсмер шунда ук үлгән.
«Вакыйга урынына район прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин чыкты. Тикшерү оештырылган», – дип ачыклык кертте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фаҗигага бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үлеменә китерү маддәсе буенча ачылган. Тикшерү барышын район прокуратурасы контрольгә алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз