news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина шоферы һәм пассажиры йөк машинасы белән бәрелешкәндә зыян күргән

Яшел Үзән районында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы белән бәрелешкән, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итте «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Авария Ильинское авылы янында була.

Якынча мәгълүматлар буенча, А-295 трассасының 114нче километрында «Лада» һәм йөк Mitsubishi бәрелешкән.

Җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры җәрәхәтләнгән. Аларны Казанда хастаханәгә салганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot