news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел машина пассажир автобусы белән бәрелешкән

Бүген Татарстанның Алексеевск районында юл-транспорт һәлакәте булган. Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, 50 яшьлек йөртүче Peugeot җиңел машинасы белән Алексеевское бистәсе ягына барганда юлда йөрү кагыйдәләрен бозган, пассажир микроавтобусына юл бирмәгән. Шул сәбәпле җиңел машина белән микроавтобус бәрелешкән.

Татарстан Прокуратурасы бастырып чыгарган видеодан күренгәнчә, автобус кюветка очып төшкән, ә җиңел машинаның алгы өлешенә җитди зыян килгән. Һәлакәт урынына Алексеевск районы прокуроры Фәргать Шәйхаттаров та барган, тикшерү башланган, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, микроавтобусның берничә пассажирына медицина ярдәме кирәк булган. Әлеге факт буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, шулай ук куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot