news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиңел машина эвакуаторга килеп бәрелгән

Кичә кич республиканың Тукай районы Сәмәкәй авылыннан чыгу юлында транспорт һәлакәте булган. «Лада Гранта» машинасы эвакуатор тәгәрмәчләре астына килеп кергән.

Көчле бәрелүдән җиңел автомобиль корпусының алгы өлеше җимерелгән, ә эвакуатор юлдан төшеп, коймага барып бәрелгән.

«Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, һәлакәттә җиңел машинаның бер пассажиры зыян күргән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100