news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, шофер һәм ике пассажир үлгән

Татарстанда җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, шофер һәм ике пассажир үлгән
шаһитлар фотосы

Кичә кичке сигезләр тирәсендә Чистай – Түбән Кама юлының 64нче километрында юл-транспорт һәлакәте булган. ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 14нче модельле «Лада»ның 40 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм FAW йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Машина йөртүче һәм 35, 37 яшьлек ике пассажир шунда ук һәлак булган. Авария урынына Түбән Кама шәһәр прокурорының беренче урынбасары Рөстәм Хаҗипов килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot