news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, җиңел машинаның шоферы үлгән

Төнлә Татарстанның Тукай районында, М7 трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, Hyundai автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot