news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда инде өченче тәүлек Иделдә әйләнеп капланган катерның пассажирларын эзлиләр

Татарстанның Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсе янында Идел елгасында булган фаҗига урынында эзләү эшләре инде өченче тәүлек дәвам итә. Биредә пассажирлар утырган катер әйләнеп капланган, нәтиҗәдә ике кеше хәбәрсез югалган дип санала.

Водолазлар төркеме галс алымын һәм «ГБО Гидро» гидроакустик приборын кулланып, интенсив эзләнүләр алып бара.

Кызганычка күрә, эзләү эшләре әлегә тиешле нәтиҗә бирмәде.

Эзләү караңгы төшкәч вакытлыча туктатыла, әмма таң ату белән аны яңадан башларга ниятлиләр, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot