news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда инде өченче көн рәттән коронавирусның 300дән артык очрагы ачыклана

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта – соңгы тәүлектә тагын 366 кеше әлеге вирусны иярткән.

107 кешене хастаханәгә озатканнар. Хисап чорында 39 кеше савыккан.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 157 855 очрагы теркәлгән. 2001 кеше ковид корбаны булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot