news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда инде өченче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар артуын дәвам итә. Соңгы тәүлектә республикада тагын 193 кеше әлеге инфекцияне эләктергән (11 мартта – 177, 12 мартта 184 очрак ачыкланган иде).

Тугыз пациент (моннан бер көн элек – 25 кеше) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 200 547 очрагы теркәлгән, 197 130 кеше (шуларның 200е – узган тәүлектә) терелгән. Моннан бер көн элек 237 кешенең савыгуы турында билгеле булган иде.

Коронавирустан вафат булучылар саны инде бер айдан артык үзгәрми, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә. Бу хакта соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 10 268 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 619 пациент хастаханәгә озатылган, 9 476 кеше терелгән. 34 кеше инфекция корбаны булган.

Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев элегрәк белдергәнчә, соңгы атнада шәһәрдә коронавирус инфекциясен йоктыручылар республикадагы уртача күрсәткечтән 3,2 процентка узып киткән. Автокала мэры Наил Мәһдиев шәһәр халкына битлек режимына кире кайтырга киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100