news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда инде дүртенче көн 13 яшьлек кызны эзлиләр

Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда югалган.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда инде дүртенче көн 13 яшьлек кызны эзлиләр.

Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.

Волонтерлар биргән мәгълүмат буенча, мәктәп укучысы Яшел Үзәндә дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда югалган.

Кызның буе 160 сантиметр тирәсе, ябык гәүдәле, җирән чәчле, күзе яшькелт-зәңгәр төстә.

Өстенә кара төстәге кыска пуховик, соры свитер, чалбар, соры-алсу төстәге шарф, аягына кара ботинка кигән. Үзе белән кара биштәр алган.

Кызның кайда икәнлеген белүчеләр яки аны күрүчеләр булса, 8-967-46-64-911 яисә 112 телефоннарына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot