Татарстанда җинаятьләр саны кимегән
Моны 9 ай эчендә кылынган һәм ачылган җинаятьләр дәлилли
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда соңгы 9 айда җинаятьләр саны 5 процентка кимегән. Алдан уйлап сәламәтлеккә зыян салу очракларының 3,4 процентка, талауларның 12,7 процентка, урлауларның 7 процентка, шул исәптән фатир басуларның 11 процентка, көчләү очракларының 2 тапкыр кимүе шуны дәлилли.
Гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда 195 кеше үтерү ачрагы ачыкланган. Алар арасында җәмәгатьчелектә зур шау-шу куптарган һәм күп еллар элек кылынган шундый җинаятьләр дә бар.
Быел шулай ук, һөҗүм итүнең 184 һәм талауларның 671 очрагын ачканнар. Бүген ТР буенча ЭЭМ да узган матбугат конференциясендә министрлыкның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Павел Серов хәбәр иткәнчә, мондый җинаятьләрнең күбесе төркемләп кылына.
Мисал өчен, 24 сентябрь көнне ТР буенча ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү идарәсе һәм Казан гарнизоны хезмәткәрләре тарафыннан Х. оештырган җинаятьчел төркем кулга алына. Алар 3 миллион сумга якын күләмендә акча күчерүче экспедитор-йөртүчегә һөҗүм итүдә гаепләнелә.
Павел Серов хәбәр иткәнчә, 9 ай эчендә 4,5 меңләп талау очраклары ачылган, шул исәптән фатир басуларның 400 очрагы. Мисал өчен, Түбән Кама районында кулга алынган К. 5 фатир басуда шикләнелә, ә С. исә Казанда 12 фатир басуын таныган.