news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җинаятьчеләр шалтыратып балалардан газ конфоркаларын кабызырга сорый

Соңгы вакытта Татарстанда газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручы җинаятьчеләр телефон аша балаларны авариягә китерергә мөмкин булган төрле гамәлләр кылырга мәҗбүр итү очраклары ешайды. Аерым алганда, балаларны газ плитәсенең барлык конфоркаларын ачык калдырырга сорыйлар.

Әлеге сөйләшүнең бер язмасын «Татар-информ»га эләгә. Анда таныш булмаган хатын-кыз үзен газ хезмәткәре дип таныштырып, бала белән аралаша. Хатын берничә тапкыр баланың өйдә үзе генә икәнлегенә ышанды, шуннан соң аңа аш бүлмәсенә барырга кушты.

Бала әнисенә шалтыратырга булды, әмма үзен газ хезмәткәре дип таныштыручы аны тыйды. Аннары ул балага газ плитәсенең дүрт конфоркасын да ачарга кушты, ул шул рәвешле газны тикшерүләрен әйтте.

Бала шалтыратучыга газ исен сизүе турында әйткәч тә, ул аңа бүлмәсенә кереп ял итәргә кушты, конфоркалар 2 сәгать чамасы ачык торырга тиешлеген әйтте.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда мондый шалтыратуларны янәсе «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре башкара дигән мәгълүмат таратыла. Чынлыкта исә бу ялган мәгълүмат, мондый гамәлләр газ хезмәтенең чын хезмәткәрләре тарафыннан башкарылмый. Болай эшләргә ярамый, ул  җитди фаҗигага китерергә мөмкин. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бик игътибарлы булыгыз һәм алар сезгә яки сезнең балагызга шалтыратсалар, мондый җинаятьчеләр турында полициягә хәбәр итәргә тырышыгыз. Шулай ук балаларга телефон аша таныш булмаган кешеләргә ышанырга, бигрәк тә өлкәннәрдән башка газны кабызырга ярамавын аңлатырга тырышыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100