news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иң яхшы яшь аграрийлар, механизаторлар һәм ветеринарларны билгеләделәр

Татарстанда иң яхшы яшь аграрийлар, механизаторлар һәм ветеринарларны билгеләделәр
Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

Быел конкурска 253 гариза кабул ителгән, ә финал сынауларына кадәр республиканың 35 районыннан һәм Казаннан 176 кеше килеп җиткән.

Ярышлар бер үк вакытта Казан дәүләт аграр университетының өч мәйданчыгында уза. Ветеринарлар, зоотехниклар, машина белән сыер саву операторлары һәм технологлар Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясендә ярыштылар.

Агрономнар һәм бухгалтер-икътисадчылар Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында белемнәрен тикшерделәр. Механизаторлар һәм инженер-механиклар Лаеш районындагы «Агробиотехнопарк»та ярыштылар.

Конкурс Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү, тәҗрибә туплау, яшьләрне агросәнәгать комплексы оешмаларына эшкә җәлеп итүдә ярдәм итү максатларында 14 мәртәбә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot