Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясе җиңүчеләре билгеле
Бүген Казанда «Россиядә Ел укытучысы-2026» бөтенроссия бәйгесенең Татарстан төбәге призерларын бүләклиләр.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» номинациясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен котлап, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады.
Ул үзенең сүзен Фәнис Яруллин шигыреннән башлады.
«Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез – иң күркәм кеше икәнсез...»
Ул үзенең укытучылар гаиләсеннән чыкканын әйтте. «Сез бит балаларның күңеленә керүчеләр, киләчәкне төзүчеләр. Сез – милләтнең киләчәген кайгыртучылар», - дип ул татар теле укытучыларына рәхмәтен җиткерде.
Лауреатлар түбәндәгеләр:
- Чулпан Мөнир кызы Нәҗметдинова - Сарман гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- Ләйлә Рәис кызы Нәгыймуллина - Казан шәһәре Мәскәү районы «КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе»
- Өченче урынга Мамадыш шәһәре академик Камил Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицей мәгариф үзәге Зәлия Мөдәрис кызы Гыймазова лаек булды.
- Икенче урынны Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернаты Илзам Әгъзәм улы Хаҗиев яулады.
- Беренче урынга Казан шәһәре Совет районы 11 нче күп профильле лицей татар теле һәм әдәдбияты укытучысы Резидә Зөфәр кызы Курамшина чыкты.
- «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңүче – Зилә Марс кызы Билалова - Аксубай 3 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- «Һөнәргә тугрылык» номинациясе җиңүчесе Лилия Фоат кызы Гатауллина - Кукмара шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбе;
- «Педагог – остаз» номинациясендә җиңүче Эльмира Мансур кызы Гыйбасева - Апас районы Биеш урта мәктәбе укытучысы;
- «Иҗат һәм яңалыкка омтылыш» номинациясе җиңүчесе Алия Фәрит кызы Нәҗипова - Чаллы шәһәренең 60 нчы урта мәктәбе;
- «Педагогик сәләт» номинациясе җиңүчесе Зөлфия Зөфәр кызы Сөнгатуллина - Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче күп профильле лицее;
- «Эрудиция һәм иҗади фикер» номинациясе җиңүчесе Гөлзилә Фәһим кызы Фәхретдинова - Арча районы Апаз урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- «Традицияләр һәм яңалыкка омтылыш» номинациясе җиңүчесе Айгөл Фәнзәт кызы Хәбибуллина - Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз