Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда иң яхшы мәктәп урманчылыгы бәйгесе башланды
Татарстан Республикасында «ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсы башланды. Аларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – урманчылыклар оештыра. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Конкурста Татарстан Республикасының уку йортлары базасында эшләүче мәктәп урманчылыклары катнаша ала.
Катнашучыларга 2025 елның 1 маена кадәр мәктәп урманчылыгының кураторы булган урманчылыкның электрон адресына анкета-заявка һәм материаллар тапшырырга кирәк.
Бәйгедә укучыларның җитештерү эшчәнлеге (урман культураларын утырту, орлык чәчү, питомникларда чәчүлекләрне карау), урманнарны янгыннан саклау, урманнарны зарарлы организмнардан саклау буенча профилактик чараларда катнашу, агитация, мәгърифәтчелек һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеге бәяләнәчәк.
Җиңүчеләр май ахырында билгеләнә. Алар дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм июль аенда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VIII слетында катнашачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз