Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда иң яхшы кышкы ишегаллары өчен тавыш бирү финалы башланды
«Татар-информ» «Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсының икенче этабы башлануын игълан итте. Тавыш бирү финалы 3 февральдән 8 февральгә кадәр агентлык сайтында узачак, ә җиңүчеләрнең исемнәре 10 февральдә билгеле булачак.
Икенче этапка беренче тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 10 финалист чыкты. Тәкъдим ителгән 40тан артык эш өчен республиканың 47 508 кешесе үз тавышларын бирде. Конкурста катнашучылар ишегалларын ял итү һәм аралашу өчен чын кышкы киңлекләргә әйләндергән: шугалаклар ясаган, ут гирляндалары куйган, кар сыннары, чыршы шәһәрчекләре һәм тематик инсталляцияләр белән бизәгән.
Финалга чыгучылар арасында – 15 метрлы чыршы һәм бәйрәм шәһәрчеге булган Түбән Камадагы ишегаллары, авыл җирлекләрендәге кышкы әкиятләр, Биектау районында йорт янындагы шугалак, ел символлары һәм кар скульптуралары белән композицияләр, шулай ук уртак бәйрәмнәр, дискотекалар һәм Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашулар үткәрелә торган ишегаллары.
Конкурсның икенче этабында акчалата бүләкләр алачак өч җиңүче билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз