news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иң яхшы гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк

Татарстанда иң яхшы гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда иң яхшы гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Барлыгы 70 медаль тапшыру ниятләнә.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Нык гаилә» федераль проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.

«Район башлыклары иң яхшы гаилә династияләрен бүләкләячәк. Бу 25 елдан артык бергә гомер кичереп, балалар тәрбияләгән гаиләләр», - дип белдерде ул.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 1-8 июль көннәрендә, шулай ук, Татарстанның 47 ЗАГС идарәсендә бергә 50, 60 һәм 70 ел яшәгән юбиляр гаиләләрне дә кабул итәчәкләр.

«Тантаналы чаралар балалар, оныклар катнашында узачак. Шулай ук, бу атнада дөньяга килгән балаларга туу турында таныклыклар тантаналы төстә тапшырылачак», - дип әйтте Эльвира Әхмәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot