news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсына йомгак ясалды

Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсына йомгак ясалды
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга сайлап алу бәйгесенә йомгак ясалды. 

Конкурста 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

500 мең сумлык грантны республиканың иң яхшы 10 балалар бакчасы отты:

1.    Чаллы шәһәренең «Көнбагыш» 82 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы;
2.    Казан шәһәре Киров районының «Катнаш төрдәге 101 нче балалар бакчасы»;
3.    Бөгелмә муниципаль районының «Улыбка» 36 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы;
4.    Ютазы муниципаль районының «Кояшкай» Ютазы балалар бакчасы;
5.    Кукмара муниципаль районының «Йолдызлык» 5 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы;
6.    Казан шәһәре Совет районының "Татар телендә тәрбия һәм укыту буенча катнаш төрдәге 112 нче балалар бакчасы";
7.    Казан шәһәре Идел буе районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 130 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы";

8. Чүпрәле муниципаль районының “Кояшкай” 1 нче балалар бакчасы;
9.    Балтач муниципаль районының «Салаус" балалар бакчасы;
10.  Питрәч муниципаль районының «Айгөл» 2 нче балалар бакчасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100