news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда имтихан бирүче укучыларга ярдәм акциясе башланды

Татарстанда имтихан бирүче укучыларга ярдәм акциясе башланды
Фото: "Беренчеләр хәрәкәте" матбугат хезмәте

Татарстанның төрле районнарында Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) һәм Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшыручы укучыларга теләктәшлек сүзләре язылган стендлар, афиша һәм плакатлар элгәннәр. Бу плакатларны «Беренчеләр хәрәкәте» ясаган. Бу гыйбарәләрдә имтиханнарга әзерләнгәндә була торган стресс, борчылулар һәм чыгарылыш укучылары өчен актуаль булган башка темалар күтәрелә, дип хәбәр итә «Беренчеләр. Татарстан» матбугат хезмәте.

Плакатлар республика мәктәпләрендә, җәмәгать урыннарында һәм сәүдә үзәкләрендә барлыкка килгән. Мәсәлән, Казанда бу плакатларны «Салават күпере» һәм «Светлая долина» торак комплексларындагы паркларда, шулай ук «Ак чәчәкләр» бульварында һәм «Мега» сәүдә үзәгендә күрергә була.

Татарстанның башка районнарында афишаларны мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә элгәннәр. Әйтик, Әлмәттә «Метеор» балалар үзәк китапханәсендә, Балык Бистәсендә Үзәк китапханәдә, Яшел Үзәндә «Порт» яшьләр үзәгендә плакатлар эленеп тора.

Барлык плакатлар да 28 апрельгә кадәр эленеп торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot