news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иминият пенсияләрен алучылар арасында 100 яшен тутырган 335 пенсионер яши

Татарстанда иминият пенсияләрен алучылар арасында 100 яшен тутырган 335 пенсионер яши. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Безнең бүлек 1 млн 100 меңгә якын пенсионерга хезмәт күрсәтә. Бу зур сан, аның артында төрле кешеләр, һөнәрләр, язмышлар һәм хезмәт биографияләре тора. Татарстанда бүген иминият пенсияләрен алучы 335 пенсионер 100 яшьтән узган», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Вафин мәгълүматлары буенча, быелның тугыз аенда Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге республика халкына пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр өчен 300 млрд сумга якын акча юнәлткән. Бу эре төбәкнең еллык бюджеты белән чагыштырырлык сумма.

news_right_1
news_right_2
news_bot