news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җимерелгән күпернең терәк баганасына менгән егетне коткарганнар

Бу хәл кичә кич белән республиканың Алабуга районындагы Тихоново авылы тирәсендә булган.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстанда җимерелгән күпернең терәк баганасына менгән һәм аннан төшә алмаган 23 яшьлек егетне коткардылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Алдагы көнне төнге унынчы яртыда 112 бердәм номерына Тихоново торак пункты янында Туйма елгасы аша җимерелгән күпер терәк баганасында бер яшь кешенең булуы турында хәбәр килде. Мөстәкыйль рәвештә аннан төшә алмавын әйттеләр», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Төн уртасы якынлашканда, 5нче зона коткару отряды коткаручылары 23 яшьлек ир-атны 6 метр биеклектәге терәк багана башыннан төшергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100