Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда имамнарны һәм мөселман уку йортлары укытучыларын аттестацияләүне башлап җибәрергә җыеналар
Татарстан мөфтияте оешканнан бирле, мондый чараның уздырылганы булмаган
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан мөфтиятендә мөселманнарның бишенче чираттан тыш корылтаенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган Илдус хәзрәт Фәизов матбугат очрашуы уздырды.
Мөфти сүзләренә караганда, Татарстанда якын арада имамнарны һәм мөселман уку йортлары укытучыларын аттестацияләүне башлап җибәрергә җыеналар. Татарстан мөфтияте оешканнан бирле, мондый чараның уздырылганы булмаган.
Республиканың Яр Чаллы шәһәрендә белем арттыру курслары эшләп килә. Тиздән мондый курслар Россия Ислам университетында ачылачак дип көтелә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте алдында торган тагын бер бурыч дингә өндәүчеләр, вәгазьчеләрне әзерләү белән бәйле. “Халыкны дингә чакыру, традицион ислам нигезләрен аңлата белү югары уку йортлары һәм мәдрәсәләре уку курсларының аерылгысыз өлеше генә түгел, мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләре эше дә булырга тиеш. Мәчетнең, үз чиратында, намаз уку урыны гына түгел, берләштерүче-мәдәни үзәк булуы да зарур. Мәчетләр каршында китапханәләр, фикер алышу клублары, профессиональ курслар оештырылырга тиеш”, - диде мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз