news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда имамнар һәм казыйлар өчен укулар башланды

Дәресләрдә шәригатьтә мирас һәм гаилә хокукы, шулай ук этноконфессиональ конфликтлар белән идарә итү һ.б. турында фикер алышачаклар.

Татарстанда имамнар һәм казыйлар өчен укулар башланды
dumrt.ru

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды - биредә квалификация күтәрү курслары башланып китте. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин һәм социология галимнәре булыша. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белем күтәрү курсларының беренче ике көнендә мөхтәсибләргә һәм казыйларга белем бирүче остазлар арасында - Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин һәм конфликтолог Резеда Галихуҗина була.

Дәресләрдә шәригатьтә мирас һәм гаилә хокукы, шулай ук этноконфессиональ конфликтлар белән идарә итү, милли куркынычсызлык системасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, дингә кагылышлы Россия Федерациясе законнарының үтәлеше турында сөйләнә, иң зур һәм актив мәхәллә һәм мөхтәсибәтләрнең эшчәнлек тәҗрибәләре өйрәнелә, диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100