news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда имән белән юкәне бергә үстерә башладылар

Әлеге максаттан Татарстанга Дрезден техник университетыннан галимнәр килде.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Татарстанга Дрезден техник университеты галимнәре килде.

Бүгенге көндә Татарстанда ике фәнни-тикшеренү проекты – «ТРда LesPlan урман плантацияләрен булдыру һәм куллану» һәм «OMSK вак яфраклы юкә һәм ботаклы имәнне оптимизацияләү» тормышка ашырыла. Проектта ТР Урман хуҗалыгы Министрлыгы, Саба урман хуҗалыгы һәм Кайбыч урманчылыгы катнаша.

Беренче проектта тиз үсүче һәм яңадан “сәнәгать” плантацияләренә әйләнәчәк усак, каен, тупылның төрле төрләре һәм яфраклы агачлар утырту каралган. Проектның максаты - деградацияләнгән һәм су, җил эрозиясенә дучар булган җирләрдә әлеге агачларны утыртып, урман күләмен арттыру. Проект 2015 елда башланган. 2016 елны язын немец галимнәре Татарстанга килеп, Саба урман хуҗалыгы белгечләре белән берлектә өч мәйданда 7 мең данә үсенте утыртылган.

“OMSK вак яфраклы юкә һәм ботаклы имәнне оптимизацияләү” проекты кысаларында Кайбыч һәм Тәтеш районнары имәнлекләре тикшерелгән.

2016 елның маенда Дрезден техник университеты белгечләре, шулай ук ВНИИЛМ (ТатЛОС) һәм Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәткәрләре ярдәмендә Нельдер буенча беренче үсентеләр утыртылган.

Журналистларга Дрезден техник университеты урманчылыгы кафедрасы җитәкчесе Свен Вагнер Кайбыч районында имән һәм юкә үсентеләренең 90 процент уңай нәтиҗә бирүен әйтеп узды. Бары тик 10 проценты гына яңаларына алыштырылган.

«Проект Татарстан тәкъдим белән башланып китте, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин Дрезден университетында бөтен Россия буйлап, шулай ук Татарстанда да имәнлекләрнең авыр хәлдә булуын сөйләп, бездән ярдәм сорады. Әлеге утыртылганнары эксперимент булып тора. Алар үсешенә карап күпме имән һәм юкә утыртырга кирәклеге хәл ителәчәк», – дип билгеләп үтте Свен Вагнер.

Дрезден техник университеты кафедрасы фәнни хезмәткәре Анастасия Валльраф имәннәр проблемасын корылык, каты салкыннар, зыян салучы бөҗәкләр һ.б. тәэсире белән аңлата. Тырышканда имәнлекләрне торгызып була, диде ул.

Проектларны ике як та финанслый, шулай да чыгымнарның күп өлешен Татарстан күтәрә.

«Кайбыч урман хуҗалыгы» җитәкчесе Илгиз Хаффазов «Россия имәнлекләре» проекты турында сөйләде. 

"Германиядә урманнар яхшы, әмма алар коридор ача һәм имән утырта. Шул рәвешле, алманнан киләчәк турында уйлый, климат җылына барганга, Татарстанда иң яхшы агач имән булачак, алар шуңа исәп тота да. Россиянең Европа өлеше өчен сыйфатлы имән орлыклары кирәк, алар Татарстан белән уртак проект булдыру белән кызыксына”, - дип билгеләп үтте Илгиз Хаффазов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100