news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илледән артык студентка чит илдә уку өчен президент гранты бирделәр

Татарстанлылар “Глобаль белем бирү” программасы буенча хупланган грантларның өчтән берен диярлек алды.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). “Глобаль белем бирү” президент программасы кысаларында чит ил югары уку йортларында уку өчен Татарстанның 52 студенты грант алды. Бу хакта Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан студентлары “Глобаль белем бирү” программасы буенча хупланган грантларның өчтән берен диярлек алды. Әлеге күрсәткеч буенча төбәк Санкт-Петербургны һәм Мәскәү өлкәсен узып, Мәскәүдән соң икенче урынны тота.

Укыту программасы кысаларында Татарстан студентлары чит илләрнең әйдәп баручы югары уку йортларында укый, финанс ярдәме ала, шулай ук эшкә урнашуда ярдәм ала алачак.

  • Программа операторы — Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100