news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җилле һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Республика территориясендә термометр баганалары 19 градустан югары күтәрелмәячәк.

Татарстанда җилле һәм яңгырлы һава торышы көтелә
архив

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 августта, Татарстан территориясендә җилле һәм яңгырлы салкын һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«<...> Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә», - диелә синоптиклар тарафыннан таратылган кисәтүдә.

Төнлә термометр баганалары +6 градус тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +14...+19 градуска кадәр җылыначак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, җылы һава торышы Татарстанда 8 августтан да иртәрәк булмаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100