news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда илкүләм проект кысаларында Чистай – Аксубай – Нурлат юлын төзекләндерделәр

Татарстанның Аксубай районында Чистай – Аксубай – Нурлат автомобиль юлының 1,2 чакрым озынлыктагы участогы төзекләндерелде. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

«Объектта асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам җәелде, 8,7 мең квадрат метр мәйданда вак ташлы-мастиклы асфальт-бетон катнашмасыннан юлның өске катламы ясалды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Шулай ук эшчеләр юл читләрен вак таш һәм ком катнашмасы белән ныгыткан һәм юл билгеләрен яңарткан.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларының берсе – торак пунктларны комплекслы үстерү, шул исәптән юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү.

Яңа илкүләм проектлар узган елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot