news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда илкүләм проект кысаларында Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлы ремонтланды

Татарстанның Балтач районында Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлының 8,5нче чакрымыннан 9,7нче чакрымына кадәр участогы ремонтланды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Асфальт-бетон катнашмасыннан тигезли торган катлам җәелде, 8,4 мең квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам түшәлде, 3,2 мең квадрат метр мәйданда юл читләре вак таш белән ныгытылды. Участокның бөтен озынлыгы буйлап юл билгесе сызылды», – диелә хәбәрдә.

Ремонтланган участокның озынлыгы 1,2 чакрым тәшкил итә. Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлы биш торак пунктны тоташтыра һәм мәктәпләргә, балалар бакчаларына, медицина учреждениеләренә баруны тәэмин итә.

Быел Татарстанда илкүләм проект кысаларында барлыгы 52,6 чакрым озынлыктагы төбәк автомобиль юллары ремонтланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot