Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда илкүләм проект кысаларында Арбор елгасы аша күперне капиталь ремонтладылар
Татарстанның Балтач районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Арбор елгасы кушылдыгы аша күперне капиталь ремонтлаганнар. Ул Балтач-Әтнә автомобиль юлында урнашкан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Күпернең төп конструкцияләре демонтажланды, яктырту һәм элемтә челтәрләре яңадан урнаштырылды, рамлы күпер конструкцияләре, портал һәм авыш диварлар, технологик һәм төзелеш мәйданчыклары корылды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Моннан тыш, эшчеләр күпергә керү юлларын ясаган, күперне түшәгән, су үткәрми торган җайланмалар урнаштырган һәм корылманың күтәрмәсен матрац-габион конструкцияләр белән ныгыткан.
Озынлыгы 16,3 метр, киңлеге 12,2 метр булган күпер Чепья авылында урнашкан. Ул Чепья авыл җирлегендәге балалар бакчаларына, мәктәпләргә, амбулаторияләргә, фельдшер-акушерлык пунктларына, даруханәләргә һәм китапханәләргә бару өчен кулланыла.
Моннан тыш, корылма Арбор – Шеңшеңәр, Чепья – Улисьял, Балтач – Әтнә һәм башка төбәк юлларына чыгарга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз