Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда илкүләм проект кысаларында Әлмәт – Мөслим юлын ремонтлаячаклар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда Әлмәт – Мөслим автомобиль юлының 1,8 километр озынлыктагы участогында ремонт ясалачак. Эшләр Сарман районында 46,6 – 48,1 һәм 48,7 – 48,6 километр кисемтәләрдә «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Төп юлда 11 мең квадрат метрдан артык мәйданда вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү өчен катлам һәм вак таш һәм мастикалы асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән. Шулай ук кушымта юлларда 600 квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам җәю эше төгәлләнгән, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Моннан тыш, юл төзүчеләр юл кырыйларын вак таш һәм ком катнашмасы белән ныгыту эшләрен 70 процентка башкарган. Барлыгы 5 мең квадрат метрдан артык мәйданны ныгыту планлаштырыла. Төп эшләр тәмамланганнан соң юлга тамгалар сызачаклар.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максаты – торак пунктларны комплекслы үстерү. Аерым алганда, юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, социаль һәм коммуналь инфраструктура булдыру һәм яңарту эшләре планлаштырыла. Шулай ук хәрәкәт составын яңарту ярдәмендә җәмәгать транспорты маршрутларын арттыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз