news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проект буенча Столбище — Атабай автоюлын ремонтлыйлар

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Столбище — Атабай автоюлының 543 метр участогын ремонтларга җыеналар. Юл эшләре Лаеш районында 1-1,3 км участокта башкарыла.

«Юл хезмәткәрләре асфальбетон катнашмасыннан аскы катламны ясый. Аларга 7896 кв. метр мәйданга вак таш-мастик асфальбетоннан өске катламны, шулай ук юл кырыйларын ясарга кирәк булачак», - диделәр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Татарстанда илкүләм проект буенча төбәк автомобиль юлларының 31,5 километрын ремонтлауга 488 млн сумнан артык акча бүленгән.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100