news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда илкүләм проект буенча Нурлат шәһәрен урап уза торган юл төзекләндерелгән

Татарстанда Нурлат шәһәрен урап уза торган 1,1 километр озынлыктагы юл участогы төзекләндерелгән. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча республиканың Нурлат районында 4,6 – 5,8 километр өлештә башкарылган, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

«12,6 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт-бетон катнашмасыннан тигезли торган катлам салу һәм асфальт-бетон катнашмасыннан өске катламын җәю эшләре башкарылды», – диделәр министрлыкта.

Моннан тыш, эшчеләр 1,1 мең кв. метрдан артык мәйданда юл читен вак таш-ком катнашмасы һәм 2,3 мең кв. метр мәйданда асфальт гранулятор белән ныгыткан, шулай ук юл билгеләре сызганнар.

Быел Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 километрдан артык автомобиль юлын төзекләндерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot