news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проект буенча ел азагына кадәр 34 ФАП төзеләчәк

Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча 2025 елда 19 муниципаль берәмлектә барлыгы 34 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң күбе – дүрт ФАП – Кукмара районында төзеләчәк. Алексеевск һәм Тукай районында – өчәр, Азнакай, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында – икешәр яңа ФАП ачылачак. Аксубай, Әлмәт, Балтач, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Сарман һәм Ютазы районнарында – берешәр ФАП эшли башлаячак.

Шулай ук быел илкүләм проект буенча республиканың 31 муниципаль берәмлегендә 151 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт үткәрергә планлаштырыла: 117 ФАПка, 20 үзәк район хастаханәсенә, 10 район сырхауханәсенә һәм 4 балалар сырхауханәсенә.

Мәгълүм булганча, «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Халыкның сәламәтлеген саклау максатында сырхауханәләр, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, аларга квалификацияле медицина кадрларын эшкә җәлеп итү өчен чаралар күрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100