Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда илкүләм проект буенча Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлында ремонт эшләре бара
Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районында 2,1 – 4,6 километрлар арасындагы участокта Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлында ремонт эшләре бара. Төзекләндерелә торган участокның озынлыгы 2,5 километр тәшкил итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Объектта төп юлга 18 мең квадрат метрдан артык мәйданга А16ВН асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам җәю, 7 мең квадрат метр мәйданда юл кырыйларын М400 вак ташы белән ныгыту, юл билгеләре сызу планлаштырыла.
Бүгенге көнгә асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НЛ асфальт-бетон катнашмасыннан тигезли торган катлам түшәү эшләре башкарылган.
2025 ел йомгаклары буенча норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының өлеше - кимендә 52,2 процент, норматив таләпләргә туры килә торган шәһәр агломерацияләре автомобиль юлларының өлеше кимендә 85,2 процент тәшкил итәргә тиеш.
Искәртеп үтәбез, Россиядә барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады. Автомобиль юлын ремонтлау «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз