news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда илкүләм проект буенча 30га якын күпер яңартылачак

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 29 ясалма корылма ремонтланачак һәм ике күпер төзеләчәк. 9 объектта эшләр узган елда ук башланган иде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Күперләрне торгызу эшчәнлеге зур шәһәрләрдә һәм төбәк юлларында гына алып барылмый, ә җитештерү куәтләрен бүлү өчен Татарстан муниципаль районнары территорияләрендә дә гамәлгә ашырыла. Күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү чаралары төбәкнең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга һәм республика халкының тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә», - дип искәртте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Аерым алганда, быел Чаллыда Шилнә елгасы аша 312 метр озынлыктагы тимер-бетоннан төзелгән Боровецкий күперен капиталь ремонтлау төгәлләнер дип көтелә. Моннан тыш, Мамадышта Ушмы елгасы аша 54 метрдан артык озынлыктагы яңа күпер төзелеп бетәчәк.

Татарстанның Мөслим районында «Актаныш – Мөслим» автомобиль юлында Ык елгасы аша салынган күпер ремонтланачак, Түбән Кама районында «Чистай – Түбән Кама» автомобиль юлында Чишмә елгасы аша төзелгән күпер яңартылачак. Казанның Совет районында Достоевский урамындагы юл үткәргечне тәртипкә китерәчәкләр.

Ремонт эшләре 22 муниципаль берәмлеккә кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot