Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Илкүләм гвардия гаскәрләре хезмәткәрләре өчен дәүләт бүләге булдыру ниятләнә
Татарстанда мактаулы исемнәр исемлеген тагын бер дәүләт бүләге белән тулыландыру ниятләнә — «Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Илкүләм гвардиясе гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем булдыру тәкъдим ителә. Тиешле закон проекты ТР Дәүләт Советына депутатлар Юрий Камалтынов һәм Альберт Хәбибуллин тарафыннан кертелде.
Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, «ТР буенча Россия Федерациясе Илкүләм гвардиясе гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда, шулай ук Илкүләм гвардия гаскәрләре өчен кадрлар әзерләү һәм тәрбияләүдә аерым казанышларга ирешкән югары һөнәри хәрби хезмәткәрләргә бирелергә тиеш.
Шул ук вакытта, әлеге бүләккә дәгъва кылучы кандидат Илкүләм гвардия гаскәрләрендә кимендә 10 ел хезмәт итәргә тиеш.
«ТР дәүләт бүләкләре турында» республика законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан әлеге закон проекты парламентта алдан карау стадиясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз