news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Илкүләм проектлар: Татарстан 2020» фотобәйгесе башланды

Конкурс нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен, масштаблы фотокүргәзмәләр оештырылачак.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан фотографлары «Илкүләм проектлар: «Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен районнарда зур фотокүргәзмәләр оештырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйге берничә этапта уза, аларның йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне ачыклаячак.

Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сыный ала: «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Чишелеш бар», «Туры караш», «Объективта — балалар», «Һәркемнең мәнфәгатен кайгыртып, республика иминлеге өчен».

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Иң яхшы эшләр республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстандагы күргәзмә мәйданчыкларына да җибәрәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot