news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә сәнгать мәктәпләренә 580 млн сумлык ремонт ясала

Әлеге акчага 18 белем бирү учреждениесе яңартылачак.

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә сәнгать мәктәпләренә 580 млн сумлык ремонт ясала
nurlat-tat.ru

(Казан, 21 июль, «Татар-информ). Быел «Мәдәният» илкүләм проекты Татарстанның 18 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән: 17 балалар сәнгать мәктәбендә һәм Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә. Бу максатларга барлыгы 580 млн сумнан артык акча тотылачак.

Моннан тыш, ел башыннан «Мәдәният» илкүләм проекты буенча балалар сәнгать мәктәпләренең 40 мөгаллиме квалификация күтәрү курсларын узган. Үткән ел 85 мөгаллим укытылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot