Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда илкүләм проект буенча үткән ел 11 медицина учреждениесе ремонтланган
Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм чаралары нигезендә республика хастаханәләрендә табиблар 219 кешегә арткан.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Үткән ел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда 11 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итә төбәктә илкүләм проектның үтәлешенә күзәтчелек итүче ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Шулай ук биш яңа объект төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Алар арасында — Казанда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы, Республика клиник онкология диспансерының ике — Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге филиаллары, Минзәлә Үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге, Әлмәттә перинаталь үзәге дә булган балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы.
Илкүләм проект ярдәмендә республикада сырхауханәләрне табиблар белән тәэмин итү максатында комплекслы чаралар күрелә. Шул исәптән, яшь белгечләрнең хезмәт хакына өстәмәләр, ә «Земство докторы» программасы буенча ярдәм буларак бер тапкыр түләү билгеләнә.
Моннан тыш, югары уку йортларында максатчан укытылган яшь табиблар җәлеп ителә. Торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирелә һәм социаль ипотека мөмкинлекләре файдаланыла. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә табиблар саны 219 кешегә арткан.
Россиядә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычы — эшкә сәләтле яшьтәге халык арасында үлем очракларын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр, шулай ук йөрәк кан тамырлары авыруларыннан (100 мең кешегә 450 очракка кадәр) һәм онкологиядән (100 мең кешегә 185 очракка кадәр) үлемнәрне киметү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз