news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелде

Үткән ел республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча берничә зур объект сафка бастырылды.

Татарстанда илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Казанда 710 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзелде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Алар «Весна-2» (120 урынга), «Салават күпере» (260 урынга) һәм «Яңа Горки» торак комплексларында (330 урынга) сафка бастырылды. Бу эшләргә барлыгы 825 миллион сумнан артык финанслар җәлеп ителгән.

Казанның «Арт сити» торак комплексында исә 1 501 укучыга исәпләнгән, бассейнлы мәктәп пәйда булды. Аның төзелеше 1,4 миллиард сумга төшкән.

Болардан тыш, «Лето», «Брайт парк» һәм «Весна» торак комплексларында өч автомобиль юлы төзелде. Финанслау күләме — 360 миллион сумнан артык.

Татарстанда илкүләм проект кысаларында җәмәгать урыннары да төзекләндерелә. Үткән ел 49 парк һәм сквер, шулай ук кече шәһәрләр бәйгесендә җиңгән 8 объект төзекләндерелде. Бу эшләр барлыгы 2 миллиард сумга бәяләнә. Быел республикада 67 парк, сквер һәм төзек яр буйлары пәйда булачак.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100