Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда илкүләм проект буенча Бөгелмә-Урал автомобиль юлы участогы төзекләндерелә
Эшләр барышында асфальт-бетон катламының өске өлешен ремонтлаячаклар һәм юл кырыйларын ныгытачаклар.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча быел Бөгелмә — Урал автомобиль юлының 1,1 километр озынлыктагы участогы ремонтланачак. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
«Асфальт-бетон катламының өске өлешен төзекләндерәчәкләр һәм юл кырыйларын ныгытачаклар», - диелгән министрлык хәбәрендә.
Узган ел илкүләм проект буенча бер километрга якын озынлыктагы әлеге автомобиль юлы участогы ремонтланган инде.
Ул Оренбург өлкәсе белән чиккә чыга һәм Ижевск — Бузулук — Казахстан транспорт коридорының бер өлеше булып тора. Биредә тәүлегенә 5 меңнән артык автомобиль хәрәкәт итә.
РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан бирле тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз